Саф һавада үткәрелгән чаралар өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аеруча ошый. Мондый дәресләр кәефне күтәрә, сәламәтлекне ныгыта.
Әйтик, Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр скандинавия йөреше белән бик теләп шөгыльләнәләр. Бу буын авырулары, остеохондроз, остеопороз, Паркинсон синдромы булган очракта аеруча файдалы.
Минзәләнең интернат-йортында саф һавада уеннар үткәрелә. 13 апрель көнне белгеч Ольга Бочкарева туп белән уеннар оештырды. Дәрес кулларның вак моторикасын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләү күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итте.
Ә Азнакайның интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән урамда әдәби кичәләр үткәрелә.
Саф һавада йөрүләр – картлык һәм чир турындагы уйлардан арыну, табигатьнең матурлыгына соклану өчен менә дигән форсат.