Тәтеш районында милли проект чаралары белән 1 300 дән артык авыл кешесен колачларга планлаштыралар

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

11 марттан Тәтеш муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина учреждениеләренә китерү яңадан башлады. Планлы дәвалау-диагностика чаралары район үзәк хастаханәсе, Олы Тархан һәм Олы Шәмәк участок хастаханәләре базасында үткәрелә.

Быел «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары белән йөздән артык кеше колачланган инде. 2021 елда медицина учреждениеләренә барлыгы 1 336 гражданны китерергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International