14 нче апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә оештырылган чарада катнашты. Белгеч «Сак булыгыз! Мультфильм» доклады белән чыгыш ясады.
Психолог сүзләренә караганда, гаилә кормыйча, балаларсыз гына ирекле яшәү рәвеше идеясен үз эченә алган чит ил мультфильмнары саны елдан-ел арта бара. Бу үсеп килүче буынның дөньяга карашына тискәре йогынты ясый. Нәкъ менә шуңа күрә үткәрелгән чара гаилә институтын пропагандалауга һәм мультипликацион фильмнарга сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Дәресне 15-17 яшьлек 400 кыз бала тыңлады. Белгеч аларга телевизион продукцияне сайлауга игътибарлырак булырга киңәш итте һәм «Минем репродуктив сәламәтлегем» дигән белешмәлек таратты.