«Перекресток» үзәгендә тарихи викторина узды

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Перекресток» социаль адаптация үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән Россия тарихын белүне ачыклауга викторина үткәрделәр. Чара социаль активлыкны, гражданлык җаваплылыгын һәм патриотлыкны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Викторина сораштыру формасында үткәрелде, анда Россиянең төрле чорлары турында сораулар тупланган иде. Социаль хезмәт алучылар үзләренең эрудицияләрен һәм кызыксынучанлыгын күрсәтә алдылар. Һәр дөрес җавап өчен катнашучылар жетон алдылар. Җыелган жетоннар саны буенча җиңүче билгеләнде, ул «Тарих белгече» грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International