Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен «Ярдәм» клубы эшли.
Клубның эше «Шатлык» социаль ярдәм үзәге» КМАОның 2020 елда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Ярдәм» клубы эше – ул тематик кичәләр, конкурслар, спорт эстафеталары, педагоглар, психологлар белән дәресләр, юристлар, табиблар һәм башка белгечләр белән очрашулар. Клубта чираттагы очрашу 8 апрельдә узды. Сурдотәрҗемәче һәм клуб җитәкчесе Римма Әхмәтшина конкурслар һәм мастер-класслар белән тулы бер күңел ачу программасы әзерләгән иде. Балалар өчен уен һәм сенсор бүлмәләрендә дәресләр, шулай ук футболкалар бизәү буенча мастер-класс үткәрелде.
«Ярдәм» клубында катнашучылар үзләре бу клубның алар өчен бик мөһим һәм кыйммәтле булуын таныйлар, чөнки биредә алар үзара аралашып кына калмыйча, үзләре өчен бу дөньяны ачалар, аның белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр.