Буа районының өлкән яшьтәге кешеләре республика буенча сәяхәтләрен дәвам итәләр

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Виртуаль туризм» инновацион технологиясен кертү аша өлкәннәрнең ялын оештыру буенча эш дәвам итә.

Виртуаль экскурсиянең максаты – төбәк һәм дөнья мәдәни мирасына җәлеп итү, күзаллауларны киңәйтү, өлкән кешедә тарих, мәдәният һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну формалаштыру.

Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Инга Шәрипова үз карамагындагыларның берсенә Казанның театр дөньясына сәяхәт тәкъдим итте. Экскурсия Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан башланды. Аннары В.И. Качалов исемендәге драма театрына, дәүләт яшь тамашачы театрына, Болактагы яшьләр театрына «юл тоттылар». Экскурсияне «Әкият» курчак театрына «бару» белән төгәлләделәр.

Оештыручының сүзләренә караганда, мондый чаралар – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен кызыклы һәм файдалы ял төре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International