Апаста урнашкан "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә техноген катастрофаларда катнашучыларны тернәкләндерү максатыннан алар өчен махсус дәвалану курслары уздыралар. Бүгенге көндә Апаста төрле катастрофаларга дучар булган 10 кеше яши. Аларның һәммәсе вакытында, бушлай һәм сыйфатлы итеп дәвалана ала. Тернәкләндерү үзәгендә бу уңайдан массаж, парафин, ингаляция, кедр бочкасы һәм дарулар белән дәвалану кебек ысулларга өстенлек бирелә. Дәвалану барышында исә күңел ачу, спорт чаралары, яшүсмерләр белән патриотик рухтагы очрашулар да еш үткәрелә.