Буаның “Гармония” үзәге карамагындагы балалар өчен савыктыруга юнәлдерелгән спорт чаралары уздырылды

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Буаның “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Күңелле старт” дип аталган спорт-савыктыру чарасы оештырдылар.
Физик сәламәтлекне ныгыту, балаларда позитив рух тудыру, аралашу кунекмәләрен формалаштыру һәм беркетү дәреснең максаты булып торды. Чараны “Дельфин” сәламәтләндерү комплексының тренажер залында уздырдылар.
Балалар ике командага бүленеп, йөгерү тизлегендә, сикерү осталыгында һәм зирәклелектә көч сынашты. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, бердәм булырга өйрәтә.
“Гармония” үзәге хезмәткәрләре чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен сәламәтләндерү комплексының методисты һәм тренерына рәхмәт белдерә.
Әлеге дәрес “Сәламәтлек көне” акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International