ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү социаль яклау министры Казанның технология һәм дизайн көллиятенә пресс-турда катнашты

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Айрат Шәфигуллин: "Уңышка ирешү югары белемнән генә тормый"
Карьера ясауны колледж һәм техникумнардан башлаган яшьләр, кагыйдә буларак, үз максатларына тизрәк ирешә. Югары уку йортын исә соңрак та тәмамларга мөмкин. Казанның технология һәм дизайн колледжында мәктәп укучылары өчен оештырылган ачык ишекләр көненнән мин менә шундый уй-фикерләр белән кайттым. Чарада Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да катнашты.
Әлеге колледж Россиянең иң уникаль уку йортларыннан санала. Монда укучыларның 70 проценты Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем ала. Колледжны бетереп чыгучылар арасында эшсез йөрүчеләр юк, барысы да диярлек үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша, шул рәвешле әкрен генә үз карьерасына юл яра. Кирәк дип тапса, югары уку йортын да тәмамларга өлгерә.

15 меңлек тунны 500 сумнан...

Бүген исә укучыларны технология һәм дизайн колледжының җиңел сәнәгать өлкәсе, тире һәм мех эшкәртү буенча эшчәнлеге белән таныштырдылар. Монда студентлар бөтенләй башка дөньяда яши кебек. Һәрберсе нәрсә дә булса бәйләү, тегү, эшкәртү белән мәшгуль. Аларга дизайнер һөнәрен үзләштерү өчен стимул да бар - өйрәнү өчен дип тегелгән жилет һәм туннарны алар рәхәтләнеп үзләре киеп йөри яки инде туганнарына, дусларына тәкъдим итә алачак. «Мин куян тиресеннән үземә жилет тегәм. Кибетләрдә ул 10-15 мең сум тора, ә безгә исә ул 500 сумга гына төште», - дип сөенече белән уртаклашты студентларның берсе.

Мех һәм тире белән егетләр дә кызыксына

Технология һәм дизайн факультетында белем алучыларның 80 проценты - кызлар. Араларында алтын куллы, креатив егетләр дә юк түгел. Шундыйларның берсе - Сергей Быстраков. Ул бу уку йортына ялгыш кына килеп эләккән булган. Ләкин мондагы атмосфера, тире, мех белән бәйле эшчәнлек аны шунда ук үз эченә бөтереп алган. «Ниһаять, мин үземә ни кирәклеген төгәл аңладым. Мех һәм тире белән эшләү бик ошый. Бу - үзенә күрә бер сәнгать кебек. Ә иң мөһиме, баштагы уй-фикерләрне, идеяләрне тормышка ашыру өчен бөтен шартлар да тудырылган - рәхәтләнеп иҗат ит», - дип сөйләде ул Intertat.ru газетасына.
Киләчәктә Сергей үзенең шәхси эшен ачып җибәрергә ниятли һәм ул, әлбәттә инде, тире һәм мех эшләнмәләре белән бәйле булачак. «Шунысы яхшы - монда безгә эшмәкәрлек белән бәйле, оештыру сәләтен үстерә торган дәресләр дә укыталар. Мин 3 ел уку дәверендә үзем өчен бик күп кирәкле мәгълүмат тупладым, дип әйтә алам. Колледжны тәмамлагач исә КХТИ га укырга керү мөмкинлеге дә бар», - дип дәвам итте сүзен Сергей.

Эшче һөнәре уңышларга юл яра

Айрат Шәфигуллин исә мәктәп укучыларына колледж һәм техникумнарның өстенлекле яклары турында сөйләде. «Вуз тәмамлау гына әле уңышка ирештем дигән сүз түгел. Карьера төзү, үз максатыңа ирешү өчен яңадан-яңа үрләр яуларга омтылу, үз хыялыңны әкрен-әкрен генә тормышка ашыру мөһим. Техникум һәм колледжларда белем алучыларның өстенлекле ягы шунда - алар эшче һөнәрен бик югары дәрәҗәдә үзләштерә һәм теләсә-кайсы өлкәдә үз белгечлеге буенча рәхәтләнеп эшли ала. Әгәр дә үзенә югары белем кирәген аңлый икән, вуз тәмамлый. Эшче һөнәрен үзләштергән студентларның барысына да карьера ясау өчен юл ачык, бары теләк кенә кирәк», - дип сөйләде министр.
Аның сүзләренә караганда, мәктәпне тәмамлаучы бала профессияне аның популярлыгына карап кына сайларга тиеш түгел. Иң мөһиме, һөнәр кешенең үзенә ошарга һәм ул аны чын күңелдән яратып башкарырга тиеш. Шул чакта гына үз дигәненә, һичшиксез, ирешеп булачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International