Буада «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча дәресләр уздырылды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча даими рәвештә дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәресләрдә социаль хезмәт алучылар белән грипп, ОРВИ һәм яңа коронавирус йогышын профилактикалау темасы буенча фикер алыштылар.

Белгечләр өлкәннәргә сәламәтлекне саклауның гади, әмма нәтиҗәле чаралары турында тагын бер кат искәрттеләр: кулларны ешрак юарга, җәмәгать урыннарында кирәксез йөрмәскә, ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәләрдән сакланырга тырышырга. Шулай ук үзәк карамагындагыларга коронавирус инфекциясенә каршы прививканың мөһимлеге турында сөйләделәр. Барлык теләүчеләргә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре поликлиникага язылырга булышты.

Чараларда 372 кеше катнашты. Аларга дәрес темасы буенча белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International