Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны каплау эше дәвам итә

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының ике оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Лениногорск муниципаль районы «Ирригрейт» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 84 мең сумлык бурычын түләде.

Казан шәһәренең «Тэко» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 20,4 мең сум түләде.

Казан шәһәренең «Сервистелеком» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 18 хезмәткәргә 4 307,0 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International