6 апрельдә, уздырылган курс нәтиҗәләре буенча, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасы буенча финал эстафетасында катнаштылар.
Бу көнне җиңелүчеләр булмады – һәр катнашучы үзен җиңүче, бер тату команданың өлеше итеп тойды. Дәвалау физик культурасы буенча инструктор Роман Покалев белән бергә балалар күңелле стартларда көч һәм җитезлекне күрсәтеп кенә калмадылар, программаның төп күнегүләрен дә ныгыттылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Здравушка» инде күп еллар дәвамында Олимпия хартиясенең төп принцибына таянып, үзара аңлашу һәм тигезлек аша балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли. Нәкъ менә шуның аркасында баланы тернәкләндерүдә уңай алга китеш күзәтелә, ә һәр яңа чара тәмамланганнан соң барлык катнашучылар алга таба медицина процедуралары һәм педагогик дәресләрне узу өчен уңай кәеф ала.