Чаллылыларга «Зажги синим» акциясе символикасы төшерелгән шарлар тараттылар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2 апрельдә, Халыкара аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, бөтен дөнья буйлап «Зажги синим» акциясе узды.

Яр Чаллыда «Чудо-дети» Дәвалау педагогикасы үзәге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм волонтер-медиклар белән берлектә шәһәр урамнарында акция символикасы төшерелгән зәңгәр шарлар тараттылар. Шулай итеп, һәр теләгән кеше бөтендөнья акциясенә кушыла алды. Узып баручылар зәңгәр шарлар белән фотога төштеләр һәм аларны #зажгисиним, #2апреля хэштеглары астында социаль челтәрләргә элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International