Алабуга интернат-йортында өлкәннәрнең физик активлыгын саклыйлар

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Физик активлык – ул өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген яхшырту һәм кәефен күтәрү механизмнарының берсе. Нәкъ менә шуңа күрә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар оештырыла: территория буйлап йөрүләр, ял чаралары, мобильле кешеләр өчен буын гимнастикасы һәм аз хәрәкәтләнүчеләр белән сәламәтләндерү гимнастикасы.

Өлкәннәрнең активлыгын саклап калырга «Старость в радость» Хәйрия фонды волонтерларыннан онлайн-конференцияләр ярдәм итә. Шушы көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләргә кул бармакларына, муенга, башка ничек массаж ясарга кирәклеген күрсәттеләр. Өлкәннәр спикер артыннан күнегүләрне тырышып кабатладылар.

Вак моторика өчен күнегүләр хәтерне, фикерләүне, концентрацияне саклап калырга ярдәм итәчәк. Бу травмалар яки авырулардан соң тернәкләндерүнең бик мөһим өлеше, шулай ук хәтер начараюның, деменция һәм башка яшь проблемаларының профилактикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International