1 нче апрель көнне Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Өйдә кече тернәкләндерү үзәге» грант проектын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес узды. Әлеге чарада күп кенә авыр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.
«Өйдә кече тернәкләндерү үзәге» проекты хезмәт алучы гражданнар өчен тернәкләндерү хезмәтләрен адреслы, уңайлы һәм өзлексез итүгә юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру барышында ата-аналар да процесста актив катнашалар. Алган белемнәрен алар өй шартларында кулланачаклар. Шул рәвешле, өзлексез тернәкләндерү процессы булдырыла.
Очрашу барышында ата-аналар «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча укулар уздылар, яңа техник тернәкләндерү чаралары белән таныштылар. Бу вакытта балалар белән Монтессори методикасын кулланып тернәкләндерү эше үткәрелде.