Министрлык карамагындагы учреждениеләр «Зажги синим» акциясенә кушылды

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген, 2 апрельдә, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Бу көнне аутистик спектр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бердәмлек йөзеннән «Зажги синим» акциясе уза.

Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм бөтен дөнья буенча биналар, скульптуралар һәм хәтта табигый объектлар бүген зәңгәр утлар белән яктыртыла. Акциядә башка ысуллар белән дә катнашырга мөмкин: тәрәзәләрне зәңгәр лампалар белән яктыртып, зәңгәр киемдә төшкән фотоларны #зажгисиним, #2апреля хэштеглары белән социаль челтәрләрдә элеп.

Акциягә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр дә актив кушылды. Белгечләр тематик әңгәмәләр үткәрделәр, лекцияләр укыдылар, тематик фильмнар карау оештырдылар.

Учреждениеләрнең күпчелек хезмәткәрләре бүген эшкә зәңгәр киемдә килделәр. Билгеләп үтәргә кирәк, нәкъ менә бу төс Autism Speaks аутизмлы кешеләр хокукларын яклау оешмасының рәсми төсе булып тора. Аутизмның тагын бер символы – пазл кисәге. Ул авыруның катлаулылыгын символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International