«Здравушка»да әдәби марафонның икенче этабы узды

2021 елның 2 апреле, җомга

1 апрель көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Укы миңа, әни!» әдәби марафонының икенче этабы узды. Бу юлы белгечләр һәм ата-аналар балаларга әкиятләр укып кына калмадылар, курчаклар ярдәмендә укылган тарихларны уйнап та күрсәттеләр.

Традиция буенча чараны үзәк директоры Татьяна Муллаянова ачып җибәрде. Ул рус халык әкиятләрен укудан башлады. Аннан соң әдәби марафонга табиблар һәм башка белгечләр, шулай ук тернәкләнүчеләрнең ата-аналары да кушылды. Балалар бик теләп рус һәм татар телләрендә кызыклы һәм мавыктыргыч тарихлар тыңладылар.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, уку баланың үсешенә ярдәм итә торган ял итүнең яхшы төре булып тора. Мондый марафоннар әдәбиятка һәм укуга мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International