30 март көнне Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Пәрәвез» дигән терапевтик трансформация уены үткәрделәр.
Уен барышында яшүсмерләр корбан, коткаручы, эзәрлекләүче рольләре белән таныштылар һәм әлеге рольләрнең һәрберсен үз өсләренә алып карадылар. Уен формасында приютта тәрбияләнүчеләр яңа үз-үзеңне тотыш модельләрен үзләштерделәр, дустанә ярдәм күрсәтергә һәм аны башкалардан кабул итәргә өйрәнделәр.
Оештыручылар фикеренчә, мондый дәресләр ярдәмендә яшүсмерләрдә үз хисләрен һәм шәхси чикләрне аңлау формалаша, бу яңа мөнәсәбәтләр төзи белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.