Җәлил интернат-йортында яшәүчеләр «Сәламәтлек планетасы» түгәрәгенә йөриләр

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 март көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәтлек – безнең байлыгыбыз» дигән темага тематик сәгать узды. Мондый дәресләр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Сәламәтлек планетасы» түгәрәге эше кысаларында даими үткәрелә.

Хезмәт буенча инструктор Зөлфирә Гильманшина җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр зарядка һәм сулыш гимнастикасы ясадылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар белән сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Чараның төп өлешендә катнашучылар күзләр өчен файдалы күнегүләр өйрәнделәр.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек планетасы» түгәрәге дәресләре интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур кыйммәткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International