Буа районының өлкән яшьтәге кешеләре өстәл уеннарына өстенлек бирә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗат потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Мондый чараларның максаты – социаль хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру, аларның актив озын гомерләрен озайту, үз-үзләрен күрсәтү һәм аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру.

Өлкән яшьтәге буалыларда өстәл уеннары зур кызыксыну уята. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч И. Р. Шәрипова үз карамагындагы өлкән кешенең өендә шашка уйнау оештырды. Социаль хезмәт алучының буш вакыты сәламәтлек, акыл һәм кәеф өчен файдалы узды.

Оештыручы фикеренчә, мондый чаралар социаль изоляция хисен киметә һәм өлкән кешенең психологик халәтен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International