Зәйдә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 нче март көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, пенсия фонды хезмәткәрләре белән берлектә, «Теплосервис» ҖЧҖ һәм Зәй үзәк район хастаханәсенең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу уздырдылар. Күчмә чара гражданнарга пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтү максатыннан оештырылды.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгече чарада катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнар өчен билгеләнгән түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шулай ук «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Пенсия фонды белгече катнашучыларга яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде, пенсия билгеләү шартлары турында сөйләде.

Ахырда барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International