Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Музыка терапиясе элементлары белән массаж» технологиясе актив кулланыла. Мондый сеансларның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның организмын физик һәм психологик релаксацияләү.
31 мартта массаж буенча шәфкать туташы Әлфия Садриева музыка терапиясе кулланып чираттагы сеанс үткәрде. Массаж һәм музыка бергә бик әйбәт кулланыла, чөнки массаж сеансларын көйләр белән баету уңай эмоциональ фон булдырырга мөмкинлек бирә.
«Музыка сәламәт кешеләргә дә файдалы. Массаж белән бергә, композициянең төренә карап, ул күтәренке җайга көйли һәм организмның ял итүенә ярдәм итә», – ди интернат-йорт шәфкать туташы.