Балык Бистәсе районында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» волонтерлар отряды яшьләре һәм «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Кар десанты» дигән акция оештырдылар.
Хәйрия чарасы кысаларында Күгәрчен авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Авзал Нәҗмиевка йорт яны территориясен кардан чистартуда ярдәм күрсәттеләр. Кулга көрәкләр алып, балалар тырышып кар көрәделәр.
Акциянең максаты яшь буында өлкәннәргә карата хөрмәт, игелекле гамәлләргә омтылу, шулай ук хезмәткә намуслы караш тәрбияләү иде.
Шәхси йортларда яшәүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр мондый ярдәмне шатланып һәм рәхмәт белән кабул итәләр.