Тармак белгечләре социаль объектларның террорчылыкка каршы якланышы буенча укулар уздылар

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими рәвештә тармак хезмәткәрләре өчен террорчылыкка каршы эшчәнлек өлкәсендә квалификация күтәрү буенча укыту программаларын тормышка ашыра.

30-31 мартта «Социаль объектның террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү эшен оештыру» программасы буенча курслар узды. Тыңлаучылар арасында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә террорчылыкны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы белгечләр иде.

Укыту чарасы барышында террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре каралды, төрле субкультураларны формалаштыруның социаль механизмнары һәм аларның үзенчәлекләре өйрәнелде. Курсларны тыңлаучылар шулай ук террорчылыкка каршы торуны һәм социаль объектларның һәм территорияләрнең иминлеген ныгыту, локаль норматив актлар төзү һәм учреждениеләрдә террорчылыкка каршы тору буенча эчке документацияне алып бару буенча тәкъдимнәр алдылар.

Спикерлар арасында ТР террорчылыкка каршы комиссия аппараты, ТР Куркынычсызлык Советы һәм ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге вәкилләре иде.

Уку тәмамланганнан соң 30 курс тыңлаучысына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International