Язгы каникулларның соңгы көннәрендә «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучы балалар А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының сәхнә артында булдылар.
Экскурсияне театр артисты Равил Сәлимов үткәрде. Ул балаларга театрның барлыкка килү тарихы, соңгы үзгәрешләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Аннан соң балалар тамашачылар залына һәм балконга үттеләр, анда аларга тавыш һәм ут режиссерларының эше турында сөйләделәр. Алар шулай ук реквизит һәм декорацияләр ясала торган сәнгать-бутафор цехына да керделәр, рәссамнар эше турында күп кенә кызыклы әйберләр белделәр. Яшь социаль хезмәт алучылар театрның тегү цехында, грим ясау бүлмәсендә булдылар.
Чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.