2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелекнең игътибарын аутизм таралышына, аутизмлы кешеләр һәм аларның гаиләләре проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

БМОның 8 нче Генераль секретаре Пан Ги Мун үзенең юлламасында шуны билгеләп үткән иде: «Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә мин аутизмнан җәфа чигүче затларның хокукларын якларга һәм аларның җәмгыять тормышында катнашуларын тәэмин итәргә чакырам. Алар һәркем өчен дә лаеклы тормыш өчен мөмкинлекләр булачак киләчәкне төзүгә үз өлешләрен кертергә сәләтле».

Аутизм – ул даими үсеш бозылышы, ул беренче өч ел дәвамында сизелә башлый һәм баш мие эшчәнлегендә чагылыш табучы неврологик бозылуның нәтиҗәсе булып тора. Аутизм өчен, беренче чиратта, социаль хезмәттәшлек планында уникаль үзенчәлекләр, көндәлек аралашудагы катлаулыклар һәм хис-тойгылар органнарыннан мәгълүматны эшкәртүнең стандарт булмаган ысулы хас.

Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә «Зажги синим» акциясе старт ала. Бу көнне Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм бөтен дөнья буенча биналар, скульптуралар һәм хәтта табигый объектлар зәңгәр утлар белән яктыртыла. Акциядә башка ысуллар белән дә катнашырга мөмкин: тәрәзәләрне зәңгәр лампалар белән яктыртып, зәңгәр киемдә төшкән фотоларны #зажгисиним, #2апреля хэштеглары белән социаль челтәрләрдә элеп.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аутистик спектр тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләр белән бердәмлек белдерә һәм аутизм турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү өчен бу проблеманы киң яктыртырга кирәк дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International