Әлмәттә мәшгульлек үзәген модернизацияләүнең өстенлекләре турында фикер алыштылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышында катнашты. Үзенең чыгышында ул чарада катнашучыларга 2020 елда учреждениенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде, шулай ук 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан буш вакытта эш белән тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Кадрлар үзәге директоры район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләрен 2021 елда яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыруда катнашырга чакырды.

Минсәгыйть Насертдинов үз чыгышында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Шулай итеп, үзгәртеп корулар кысаларында кадрлар үзәгенең рәсми сайты, Инстаграм-аккаунт йөзе үзгәрде, махсус элмә һәм униформа сатып алынды, мәгълүмат өстәлендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасы урнаштырылды. Шулай ук хезмәткәрләр өчен скриптлар эшләнде, эш урыннары җиһазландырылды, кирәкле техника сатып алынды.

Мәшгульлек үзәген модернизацияләү кысаларында белгечләр квалификация күтәрү курслары уздылар, сакчыл җитештерү инструментларына укулар уздырылды һ. б.

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итеп, гражданнар һәм эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән һәм конкрет тормыш һәм бизнес-хәлләрне хәл итү өчен яңа эшләнгән башка хезмәтләрдән торган хезмәтләр комплексын ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International