Татарстанлылар яшьләр проектлары конкурсында катнашырга чакырыла

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды, ул яшьләр инициативаларының грант конкурсына керә. Гаризалар 2021 елның 7 апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала, алар үз уникаль проектын тормышка ашыру өчен 2,5 млн сумга кадәр финанс ярдәме ала ала. Шулай ук конкурста югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш) катнаша ала. Алар конкурс уздыруга кадәр кимендә бер ел алдан Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән булырга тиеш. Белем бирү оешмалары 15 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак.

Конкурсны үткәрү Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Россия яшьләре» мәгълүмат системасы ярдәмендә тәэмин ителә (https://myrosmol.ru/).

Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fadm.gov.ru/news/59391.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International