«Шәфкать» үзәге белгечләре зональ семинарында катнаштылар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

22 нче март көнне Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында» дигән темага семинар узды.

Семинарда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю. И. Абдреева һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең озак вакыт карау системасын координацияләү бүлеге мөдире О. А. Куликова чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү, сигнал карталарын карау һәм эш документларын формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Шәфкать» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәр белән эшләү һәм Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә уку оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Тукай районыннан чарада «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры С. Н. Шәехова һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International