Тукай районы фельдшерлары озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Тукай район үзәк хастаханәсе базасында район фельдшерларының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән очрашуы булып узды. Даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау, шулай ук озак вакыт карау буенча хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турында халыкка хәбәр итү мәсьәләләре каралды.

Баш табиб урынбасары З. И. Дәүләтова катнашучыларга озак вакыт карау системасында катнашучы органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламентын, озак вакыт карау системасында хезмәт алучылар патронажының уртак графиклары буенча фельдшерның эш тәртибен һәм район үзәк хастаханәсенең җаваплы белгеченең«Озак вакыт карау системасы» мәгълүмат системасында сигнал карта формалаштыру тәртибен аңлатты.

«Шәфкать» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлева «Карау тарихы» папкасы үрнәгендә аны фельдшерлар тарафыннан тутыру тәртибен аңлатты, «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе», «Сиделка», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» кебек стационар алыштыручы технологияләр турында сөйләде.

Ахырда очрашуда катнашучыларга Карау һәм тернәкләндерү мәктәбенең эше турында мәгълүмати листовкалар, социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең контакт телефоннары белән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International