Ютазы районында эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

19 март көнне Ютазы муниципаль районында район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин катнашында эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. З. Гыйбадуллина, территориаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Г. Г. Исмәгыйлева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Н. Н. Миңневәлиев һәм әйдәп баручы инспектор М. В. Кашафетдинова катнашты.

Киңәшмә барышында эшсезлекне киметү, инвалидларны эшкә урнаштыру буенча «юл картасы»н тормышка ашыру һәм «БАСЭТ» ФҖП ҖЧҖкә хезмәткәрләрне җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «БАСЭТ» ФҖП ҖЧҖкә кирәкле һөнәрләр буенча укыту, башка белгечлеклек хезмәткәрләрен квалификацияләү мөмкинлегенә ия. 2021 елның августында предприятие җитештерү башлап җибәрергә планлаштыра, анда 50дән артык кешене эшкә урнаштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International