«Шәфкать» үзәге белгече коллегаларына нокталы массажның файдасы турында сөйләде

2021 елның 23 марты, сишәмбе

22 нче март көнне Кукмара районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Наилә Ибраһимова медицина советы үткәрде.

Белгеч нокталы массажның нәрсә икәнен, шулай ук аның организмга йогынтысы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кайбер нокталарга массаж ясау мускул киеренкелеген бетерергә һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

Тернәкләндерү үзәгенең медицина хезмәткәрләре мондый массажны өй шартларында да ясарга мөмкин икәнлеген белделәр, ләкин моның өчен нинди нокталарга басым ясарга мөмкин икәнлеген белергә кирәк. Теоретик киңәшләрдән соң тыңлаучылар алган белемнәрен практикада ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International