«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү дәресе оештырылды

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Россиядә Фән һәм технологияләр елы һәм Су көне кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә экспериментлау элементлары белән танып-белү чарасы узды. Аны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.

Тәҗрибә үткәрү барышында балалар суның үзлекләре һәм аның төрле торышы белән таныштылар. Дәреснең практик өлешендә балалар кар һәм бозның ничек суга әверелүен, суда нәрсә эрүен һәм суның нинди формалар кабул итә алуын күрделәр. Чара яңгыр, елга, язгы тамчы һәм диңгез тавышларын тыңлау белән тәмамланды.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, су белән мондый гади экспериментлар танып-белү кызыксынуын үстерә, табигать дөньясы белән таныштыра. Су белән уеннар – ул яхшы кәеф генераторы һәм әйләнә-тирә дөньяда яңа һәм кызыклы әйберләр эзләү өчен стимул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International