Казанда киләсе елда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Олимпия уеннары тарихы» дигән темага дәрес узды.
Тәрбияче Элеонора Фаткуллина мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Олимпия уеннары барлыкка килү тарихы турында сөйләде, Уеннарның символикасы һәм традицияләре белән таныштырды. Аннан соң приютта тәрбияләнүчеләрнең берсе педагог җитәкчелегендә спорт акробатикасы буенча мастер-класс күрсәтте.
Мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр чара кысаларында «Спорт Олимпы» ярышларында катнаштылар. Аларны тәрбияче Лариса Ибраһимова оештырды. Барлыгы 26 бала ярышты. Алар барысы да үз бүләкләрен алдылар.