Шушы көннәрдә социаль хезмәтләр алучы тугыз балигъ булмаган бала ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме инспекторы, өлкән лейтенант О. З. Новикова белән очрашты. Әлеге чараны «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре оештырды.
Очрашу балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга һәм балаларда социаль яктан яраклы тәртип нормаларын, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе формалаштыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча белгеч балаларга аларның хокуклары һәм бурычлары, балаларны яклауны регламентлаучы норматив документлар, шулай ук төрле җинаятьләр кылган өчен җаваплылык төрләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында балаларга катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән очракта гамәлләр алгоритмы тәкъдим ителде.