Алабуга интернат-йортында виртуаль күргәзмә оештырдылар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хатын-кыз. Тыл. Сугыш. Хәтер» виртуаль күргәзмәсе оештырылды. Анда интернат-йортта яшәүче һәм элек яшәгән тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук сугыш һәм сугыштан соңгы елларның авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларның портретлары тәкъдим ителде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре алабугалыларның: хатын-кызларның, балаларның, картларның героик тормышы турында китаплар тәкъдим иттеләр. Авыр сугыш шартларында хатын-кызлар гадәти вакытта һич тә мәгънәсез һәм үтәмәслек булып тоелырлык эшләр эшли.

Авыр хезмәткә карамастан, хатын-кызларны яраткан халык җырлары беркайчан да калдырмаган була. Интернат-йорт карамагындагылар ул елларның иң популяр музыкаль композицияләрен искә төшерделәр, бергәләп яраткан җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International