Картлар йортының төп контингенты – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар, төрле гадәттән тыш хәлләрдә алар аеруча куркыныч астында. Нәкъ менә шуңа күрә стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өстендә учреждениенең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес гамәлләр кылу буенча зур җаваплылык ята.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җитди игътибар бирелә. Учреждение хәбәр итү системасы, төтен датчиклары белән җиһазландырылган, ведомстводан тыш сакка чыгу белән янгын сигнализациясе бар, булган вакыйга турында сигналларның янгын сагы бүлекчәсе пультына барып ирешү пульты урнаштырылган, катларда янгын краннары һәм янгын сүндергечләр бар.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кешеләр роле дә бик зур. Шушы көннәрдә интернат-йортта инструктажлар үткәрелде, алар барышында персоналга һәм яшәүчеләргә гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Шулай ук тыңлаучыларга тематик видеороликлар күрсәтелде.