19 март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Чернобыль. Фаҗига, батырлык, кисәтү» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 10 бала катнашты.
Дәрес башында инструктор балаларга Чернобыль һәлакәте турында сөйләде һәм аларга «Чернобыль. Хәтерне саклап...» видеоролигы күрсәтте. Ирина Кожевникова балалар белән күргәннәр турында фикер алыштылар, бу – иң масштаблы һәм куркыныч техноген катастрофа, дип ассызыкладылар. Шуннан соң балалар Чернобыль атом электростанциясендә булган авария нәтиҗәләрен ничек күз алдына китерүләрен ясадылар. Соңыннан балалар рәсемнәреннән «Чернобыль. Фаҗига, батырлык, кисәтү» күргәзмәсе оештырылды.