Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр Татар халык уеннары көне үткәрделәр. Чараның максаты халык традицияләрен саклау һәм республика халыкларын берләштерү иде.
Бәйрәм вакытында социаль хезмәт алучылар татар халкының мәдәни-тарихи традицияләрен искә төшерделәр, күңелле халык җырларын тыңладылар, биеделәр, «Чүлмәк вату», «Түбәтәй», «Йөзек», «Утыр, утыр, Мәликә» кебек татар халык уеннары уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте, барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.