«Веста» үзәгендә терроризмга каршы чара уздырдылар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

«Мин иминлектә» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова 4 нче социаль участокта «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» дигән төркемле дәрес оештырды. Чараның максаты – толерантлык формалаштыру, милләтара ызгыш һәм түземсезлек профилактикасы.

Әлеге чарада җиде балигъ булмаган бала катнашты. «Үз иминлегең турында кайгыртырга өйрәнергә һәм үзеңне мәгънәсез, акланмый торган куркынычларга дучар итмәскә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте белгеч дәрестә катнашучыларга.

Аннары балалар «Каста» төркеменең «Беслан. Северная Осетия» җырын тыңладылар, анда 2004 елның сентябрендә булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләнә. Балаларның барысы да Бесландагы фаҗига турында белми икән, һәм террорчылык турында уйланмаучылар да бар.

Шулай ук Ирина Кожевникова балаларны Андрей Петровчикның «Безне шартлатырга тиеш булган кыз» хикәясе белән таныштырды. Балалар барысы бергә әсәр турында фикер алыштылар һәм «Террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек төзеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International