Түбән Кама районында социаль тармак белгечләре өчен төбәк семинары узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар белән индивидуаль тернәкләндерү эше» темасына төбәк семинары булып узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Чернова катнаштылар.

Семинар Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәткәрләре өчен оештырылды.

Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, эш мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Катнашучылар үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм алар буенча тулы мәгълүмат ала алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International