Волонтерлар өлкәннәргә ярдәмгә ашыга

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Быел кыш шактый карлы килде, бу ялгыз өлкәннәргә шактый мәшәкатьләр тудырды. Кар көртләре белән көрәштә өлкән буынга социаль хезмәткәрләр генә түгел, волонтерлар да ярдәмгә килә.

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Волонтерлар белән эшләү» программасы тормышка ашырыла. Ул төрле ярдәм төрләрен күздә тота: кар һәм чүп-чар чистартудан алып, уртак очрашуларга кадәр. Программаның максаты – буыннар бәйләнешен саклау.

Шулай итеп, 19 март көнне социаль хезмәткәр Гөлнара Ишаева «Волонтер-Кукмара» иреклеләр оешмасының өч волонтеры белән берлектә социаль хезмәт алучы Галиябану Хуҗәхмәт кызына бардылар. Балалар йорт яны территориясен, юлларны кардан чистарттылар.

Волонтер яшьләрнең ярдәме яшь һәм сәламәтлекләре аркасында авыр физик эшне башкара алмаган өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта. Галиябану Хуҗәхмәт кызы волонтерлар һәм социаль хезмәткәр эшеннән канәгать калды, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә калышмый. Шушы көннәрдә тәрбияләнүчеләр арасыннан волонтерлар төркеме, Александр Егоров җитәкчелегендә, «Ярдәм янәшәдә» дигән акция уздырдылар. Балалар Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы Рафия Гыйният кызына кар чистартуда булыштылар. Ул приютта тәрбияләнүчеләргә үзенең әтисе, авыр сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International