Татарстанда сугыш ветераны бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

14 март көнне Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлимә Нәбиулла кызы Нәбиуллина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе Ветераннар советы, шәһәр ветераннар советы һәм район социаль яклау идарәсе вәкилләре килгән иде. Сәлимә Нәбиулла кызына РФ Президенты В. В. Путин һәм ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International