Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 18 март көнне Әлмәт районында «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә, профилактик рейдлар үткәрделәр. Алар күп балалы гаиләләр һәм 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның фатирларында һәм йортларында булдылар.
Күчмә чараларның бурычлары: көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү, шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге мәсьәләләренә җаваплы караш формалаштыру.
Гаилә вәкилләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар үткәрелде. Шулай ук гражданнарга тематик белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырылды.