Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләр өйрәнүгә зур игътибар бирәләр.
Бүгенге көндә тернәкләндерү курсы узучы балалар тегү остаханәсендә «Тукыма кисәкләреннән тегү. Пицца» дигән яңа технология үзләштерәләр. Һәр тегүчедә тукыма кисәкләре бик күп кала. «Пицца» техникасы тәҗрибәле осталар өчен генә түгел, ә иҗатта беренче адымнарын ясаучылар өчен дә чиксез иҗади офыклар ача. Балалар зур теләк бу техниканы өйрәнәләр, ул кулларның вак моторикасын, иҗади фикерләүне, эстетик зәвыкны үстерә. Алар гади тукыма кисәкләреннән интерьер өчен төрле матур һәм кабатланмас әйберләр ясарга өйрәнәләр.