Китап – иң яхшы табиб: «Чишмә» үзәгендә китап терапиясе

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Хезмәтләрне тагын да сыйфатлырак күрсәтү өчен Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре инновацион технологияләр кулланалар.

Социаль хезмәтләр алучылар арасында «Китап терапиясе» технологиясе зур популярлык казана. Ул өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә бик нәтиҗәле. Аларның физик халәтенә карамастан, өлкән яшьтәге гражданнар әдәбиятны шәхси үсеш һәм үз-үзләрен камилләштерү чарасы буларак куллана ала.

Әлеге технология кысаларында социаль хезмәткәрләр хезмәт күрсәтүчеләр белән берлектә кычкырып китаплар укыйлар, бу организмның когнитив процессларына яхшы йогынты ясый. Китап уку – неврозларны профилактикалауның, эмоциональ киеренкелекне бетерүнең, уңай кәеф булдыруның, депрессивлыкны һәм борчуны киметүнең нәтиҗәле ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International