Кичә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына гадәти булмаган почта килеп иреште. «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә дулкынландыргыч хатлар җибәрделәр.
Акция «Хат язышу буенча оныклар» социаль проекты кысаларында үткәрелә. Проектның максаты – социаль элемтәләрен югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга «дистанцион оныклар» табарга мөмкинлек бирү.
Үз хатларында ата-ана назыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм ителгән балалар уку, спорт казанышлары, үз тормышлары турында сөйлиләр. Үзләренең хатларын алар өлкән буынның зирәклеге һәм игелеге өчен рәхмәт сүзләре белән тулыландыралар. Әбиләр, үз чиратларында, интернат-йорттагы тормыш турында сөйлиләр, сугыш һәм сугыш алды елларында үткән мәктәп елларын искә алалар.
Мондый җылы хат алышу өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итә, үзләрен кирәкле һәм әһәмиятле итеп тоярга мөмкинлек бирә.