17 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова һәм эш бирүче белән эшләү бүлеге белгечләре Октябрь авыл җирлеге Башкарма комитетында булдылар.
Очрашу барышында гражданнарны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү буенча халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең авыл җирлеге администрациясе белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе каралды.