Спас интернат-йортында кунакта – эзтабарлар отряды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Бу ялларда Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Б. А. Андреянов җитәкчелегендә «Болгар» эзтабарлар отряды булып китте. Алар социаль хезмәт алучылар алдында сугыш елларында совет халкының авыр тормышы турында тематик концерт белән чыгыш ясадылар.

Борис Алексеевич эзләнү отряды ничек һәм кайчан төзелүе, аның бурычлары турында сөйләде. Кунаклар экспедицияләр вакытында табылган экспонатлар күргәзмәсен оештырдылар.

Чара «Олы яшьтә патриотик тәрбия» программасы кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International