Буа районында социаль хезмәткәрләр очрашуы узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

19 нчы мартта узган Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләренең чираттагы очрашуы чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыруга багышланган иде.

Очрашуда озак вакыт карау системасында эшнең максатлары, бурычлары һәм принциплары турында фикер алыштылар. Аерым игътибар даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау механизмына, индивидуаль ихтыяҗга туры китереп гражданинга озак вакыт карау социаль пакетын сайлап алуга һәм озак вакыт карау системасында катнашучы оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлек регламентына бирелде.

Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International